20 август көнне Иске Чүпрәле авылындагы күп фатирлы йортлар территориясендә Ишегалды бәйрәме узды. Чара "Безнең ишегалды-игелекле күршеләр" проекты кысаларында үткәрелде. Проект республика программасы буенча тормышка ашырыла. Ул шулай ук Россия Дәүләт флагы көненә багышланган иде.
Исегезгә төшерәбез, "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында Татарстанда берничә ел дәвамында күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып, йорт яны территорияләре ремонтланды. Хәзер исә әлеге мәйданчыкларда халык өчен мәдәният хезмәткәрләре оештырган күңел ачу программалары уза.
Бүген кич буе балалар һәм өлкәннәр өчен "Ак калфак" җирле бүлекчәсеннән уеннар, конкурслар, мастер-класслар оештырылды. Шулай ук барлык катнашучылар да төрле спорт уеннарында көч сынаштылар, балалар таганнарда атылды.