28 июльдә Татарстан башкаласында «Бердәм Россия»нең мобиль кабул итү бүлмәләре эшли башлады.
Проектның максаты - 2021 елның 19 сентябрендә Дәүләт Думасына сайлауларда сайлау алды программасын формалаштыру өчен республика халкының теләкләрен һәм наказларын җыю. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, машиналар шәхси саклану чаралары һәм антисептиклар җыелмасы белән җиһазландырылган.
Бүген Чүпрәле районында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшләде.
Мобиль кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткән авыл кешеләре белән Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов аралашты.
Халыкны кызыксындырган сораулар төрле темаларга кагылышлы иде: су белән тәэмин итү, юллар, җәмәгать транспорты, социаль объектлар төзү, пенсиягә чыгу яшен кире кайтару һәм башкалар. Һәр мөрәҗәгать каралачак һәм контрольгә алыначак.
Мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәләре эше нәтиҗәсендә халыкның иң актуаль һәм еш бирелә торган сораулары «Бердәм Россия» партиясенең халык программасына керәчәк.