«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын тормышка ашыру кысаларында, Казанның 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең «Мобиль поликлиника»сы Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында халыкны кабул итә башлады.
Һөнәри керемгә салым - ул яңа махсус салым режимы, аны 2019 елдан кулланырга мөмкин. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең 23 төбәгендә кертелә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында оештырылган комиссия, идарә начальнигы Тәлгать Халитов җитәкчелегендә, басу-кырларга юл алды.
1 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Чүпрәле муниципаль районы башлыгы кубогына картинг буенча ел саен үткәрелә торган ярышлар узды.
2021 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метр, көндез 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
"Бердәм салым түләве" (ЕНП) - электрон акча янчыгы аналогы, ул физик затларга салымнарны онлайн режимында җиңел һәм тиз арада түләргә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәктәп укучыларын һәм студентларны «ProfStories» проектында катнашырга чакыра. Бу һөнәрләр һәм эш бирүчеләр турында «википедия» дигәнне аңлата, шулай ук һөнәри юнәлеш бирүче вакыйгалар һәм продуктлар агрегаты булып тора.
Россия Федерациясе Конституциясенең 57 статьясы нигезендә закон белән билгеләнгән салымнарны һәм җыемнарны һәркем түләргә тиеш. Бүгенге көндә төбәк дәүләт хезмәтләрен күрсәтү, шул исәптән грантлар һәм субсидияләр рәвешендә гражданнарга социаль ярдәм чараларын бирү аларны алучыларның салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булмаган очракта гына башкарыла.
Бүген Чүпрәле районы Яңа Дуван авылында яшәүче Садеева Дания Гафиятулла кызына 90 яшь тулды.
Күп сораулар буенча Идел буе федераль округының "іВолга" яшьләр форумына теркәлү вакыты озайтылды.