Чүпрәледә мәдәният хезмәткәрләре сайлаучыларны җыр-бию белән сөендерделәр

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

   Өч көн дәвамында: 17, 18 һәм 19 сентябрь көннәрендә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көннәрендә чүпрәлеләрнең сайлау участокларында мәдәният хезмәткәрләре үзләренең җырлары һәм биюләре белән сөендерделәр.

   Иске Чүпрәле авылы мәдәният йортында урнашкан 1369нчы сайлау участогында көн саен иртәндән музыка уйнады. Ә иртәнге сәгать 10нан район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары белән сөендерделәр. 

   Исегезгә төшерәбез, мәдәният хезмәткәрләре бу көннәрдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнаштылар, шулай ук "Наше время-Безнең заман" һәм "Созвездие-Йолдызлык" фестивальләренең Буа шәһәрендә узган гастроль турының финал концертында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International