Бүген Чүпрәле районында РФ Дәүләт Думасына сайлауларның өченче көне уза.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Иске Чүпрәле авылында 1369 нчы сайлау участогында тавыш бирде, анда ул үзенең гражданлык позициясен белдерде һәм сайлауларның сәяси һәм социаль әһәмиятен билгеләп үтте.
Район башлыгы шулай ук сайлау участогында санитар куркынычсызлык чараларының үтәлеше белән дә танышты.