18 һәм 19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү көннәрендә Чүпрәле районының сайлау участокларында Covid-19 һәм сезонлы гриппка каршы вакцинация пунктлары ачылды.
Сайлаулар көннәрендә Чүпрәле районында барлыгы 36 сайлау участогы эшли һәм алар 8:00 дән 20:00 гә кадәр ачык.
Прививка ясарга теләүчеләр теләсә кайсы уңайлы вакытта килә алалар.
Бүген 1369 нчы сайлау участогында район мәдәният йорты директоры Руслан Шәрәфетдинов гриппка каршы прививка ясатты. Үзен яхшы хис итүен билгеләп үтә ул.