Чүпрәлеләр Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаша

2021 елның 18 сентябре, шимбә

   Бүген, 18 сентябрьдә, Чүпрәле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казан шәһәренә ярминкәдә катнаша.

   Чүпрәлеләр шәһәр халкына продукциянең киң ассортиментын әзерләгәннәр. Бу - бәрәңге, чөгендер, кишер, бал, ит, сөт продукциясе. Моннан тыш, отышлы бәяләрдән бөртекле культуралар да тәкъдим ителә. 

   Биредә үк шәһәрлеләргә мәдәният хезмәткәрләре зур концерт программасы тәкъдим иттеләр.

   Ярминкәнең барышы белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов танышты. Аны Башкарма комитет җитәкчесе Денис Сатдинов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов озатып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International