Иртәгә, 21 сентябрьдә, Татарстанда кырау төшәргә мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан уртача тизлектә җил фаразлана.
Төбәктә төнлә һава температурасы 0 градустан алып +5 градуска кадәр булачак, урыны белән туфракта һәм һавада -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин.