Авыл хуҗалыгына караган ширкәтләр кыр эшләреннән бушаган техниканы әллә кайчан инде кышкы саклауга куйды.
Чүпрәле районының тармак технологияләре техникумы студентлары Ильяс Мәхмүтов һәм Марсель Камалов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында катнашалар.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» оешмасы фаразлары буенча, 17 ноябрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә буран, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәрле көчле җил көтелә. Урыны белән юлларда бозлавык саклана.
Кичә «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендларының илкүләм конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен игълан итү тантанасы булды.
Казанда «Наше время — Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале тәмамланды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы йомгаклау Гала-концерты кысаларында узды.
Федераль салым хезмәте хәбәр итүенчә, аны өченче затлар өчен дә түләргә була.
16 ноябрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә буран, урыны белән бозлавык, көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
12 нче ноябрьдән 14 нче ноябрьгә кадәр Теләче районында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында кул көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты булып узды.
13 ноябрь Чүпрәле районы халкы өчен истәлекле көн булды. Йөз яшьлек кешеләр сафын Шерифзямал Җамалетдин кызы Мәүлетова тулыландырды, ул районның дүртенче озын гомерле кешесе булды.
2021 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән кар, төнлә һәм көндез күз күреме 1-2 километрга кадәр начараю белән буран, юлларда бозлавык, кар боткасы булыр дип фаразлана.