Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан матур гадәт буенча, район Башкарма комитетында бәйрәм тантанасы узды. Чарага районыбызның гүзәл затлары: мөхтәрәм хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, кызлар, җитәкчеләр, гомумән төрле тармакта хезмәт куючылар чакырылган иде.
Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Марат Гафаров котлады:
–Бүгенге бәйрәмебезнең кунаклары– сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы һәм башка төрмакларда эшләүче хатын – кызлар. Без сезнең тырышлыгызга, энергиягезгә, катлаулы һәм җаваплы эшегезне башкарып чыга алуыгызга, шул ук вакытта сөйкемле һәм ачык, җылы күңелле булып кла алуыгызга сокланабыз. Без сезнең белән горурланабыз. Йөзегездән елмаю китмәсен, һәрвакыт шундый матур, ягымлы булып калуыгызны телим. Бәйрәм белән сезне!- диде Марат Гафаров.
Гүзәл затларга котлау сүзләрен «Цильна» җәмгыяте директоры Барис Гафуров та җиткерде.
Барис Аппаувич «Цильна» хуҗалыгында бүгенге көндә 80гә якын хатын-кыз хезмәт куя, дип билгеләп үтте. Шуларның 60ы терлекчелек өлкәсендә эшли. Барис Гафуров җәмәгатьчелекнең башлыча авыл җирлегендә гомер кичерүче хатын-кызларга бурычлы булуын искәртте.
–Авыл җирендә яшәүче хатын-кызның тормышы җиңел дип әйтмәс идем. Иртән үк ул аяк өстендә: хуҗалыгын карый: сыер сава, мал карый, аннан ирен, балаларын җыештыра, эшкә, мәктәпкә озата. Аннан үзе эшкә җыена. Ә фермада, хуҗалыкта хезмәт куючы хатын-кыз исә эшен иртәнге 4 тән үк башлый. Боларның барысын да авыл хатын-кызы тормыш кагыйдәсе буларак, бернинди бүләкләргә, хөрмәтләүгә өметләнми башкара. Шуңа да мин авылда яшәп калган хатын-кызлар алдында баш иеп, аларның хатын-кыз бәхете тоеп яшәүләрен телим. Шулай ук, һәрбер хатын-кызга ана буларак бала, әби буларак-оныклар сөю бәхете насыйп булсын иде - дип билгеләп үтте Барис Гафуров.
Котлау сүзләре балалар иҗат йортының яшь директоры Олег Кузнецов исеменнән дә яңгырады. Хатын-кызларның кыюлыгын һәм тәвәккәллеген билгеләп үтеп, ул бер акыл иясенең: «Хатын-кыз ир-атны җәннәттән дә чыгарган һәм хатын-кыз аны җәннәткә кайтара да ала», дигән сүзләрен җиткерде.
Тантаналы шартларда район башлыгы Марат Гафаров хатын-кызларга лаеклы хөкүмәт бүләкләре дә тапшырды.
Чара бәйрәм концерты белән үрелеп барды, анда районның иҗат һәм вокаль коллективлары чыгыш ясады.
–Бик дулкынландым, хөрмәт иттеләр, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм бик матур итеп әзерләнгән, оештыручыларга рәхмәт,-ди озак еллар Марс урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем биргән ветеран-укытучы Гөлсинә Камалтдинова.