Түбән Каракитә авылында яшәүче Фирдәүсә һәм Мидехат Айнетдиновлар алтын туйларын билгелиләр

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

   Алар икесе дә шушы авылда туып-үсеп, яшьли кавышканнар.

   -Фирдәүсә бик чибәр һәм чая кыз иде. Ә минем шахтадан эшләп кайткан чак. Күз төште. Әти-әни дә тизрәк өйләндерү җаен карады. Беребез 20, икенчебез 19 яшендә гаилә кордык шулай.

   - Килен булып төшкән көндә дә менә шундый, бүгенгедәй кояшлы көн иде. Пар атларга чаналар җигеп, гармуннар уйнап килеп алдылар мине, -ди Фирдәүсә апа ул елларны искә төшереп. -Тик әни белән 6 ел гына бергә яшәп калдык, авырый иде, мәрхүмә, -ди ул кайнана-кайнатасын хөрмәт белән искә алып. Гаилә коруларының беренче көннәреннән үк тормыш дилбегәсен кулларында нык тотып, бер сүздән, аңлашып-фикерләшеп яши башлыйлар алар. Мидхәте белән икесе дә колхозда эшлиләр. Берсе механизатор да, машина йөртүче дә булса, икенчесе фермада сыерлар сава, колхоз кырларында чөгендер игә. Гомумән, елның 365 көне дә хезмәттә уза аларның. Гаиләдә туган уллар да үсә барып кул арасына керә башлауга я машина йөртергә, я комбайн штурвалы артына утыралар.

   - Әти шулай өйрәтә иде, -ди Ильфат. - Итәгенә утыртып машина йөртергә өйрәтте, ә бераз үскәч комбайнчы ярдәчесе булып эшли башлый идек, -диләр малайлар Ильфат сүзен дәвам итеп.

   - Ике тапкыр йорт төзиләр уңган Айнетдиновлар. Балалар үсә башлагач беренчесе кечкенәрәк тоела башлый, аның урынын зур иттереп кирпечтән төзелгәне алмаштыра. Гаиләдәге биш бала да югары уку йортларында укый. Бүген инде алар аякларында нык басып торган, үзләре әти, әни булган кешеләр. Йөзләрендә-сүзләрендә гаиләнең өлкәннәренә булган хөрмәт ярылып ята. Шулай булмый мөмкин дә түгел кебек, Фирдәүсә апа, Мидхәт абый да балалары бәхете өчен хәлләреннән килгәннең барысын да эшлиләр.

   - Беребез арасында икенчебезнең яшь аермасы зур булмаса да зурлардан калган киемнәрне дә кидермәделәр безгә әти-әни,-диләр малайлар.-укырга барганда һәр елны безнең өстә яңа мәктәп формасы була торган иде. Үзләре һәрвакыт эштә булгач, безне дә хезмәткә күнектерделәр-йорт тулы мал-туар иде, -диләр.

   - Айнетдиновларны алтын туй бәйрәмнәре белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов, авыл башлыгы Рәфикь Җамалетдинов та килде. Айнетдиновларның истәлекләре бүгенге авыл башлыгының әтисе Мансур агага да барып тоташты. Үзләрен эшле-ашлы иткән, күп яклап булышкан "Йолдыз" колхозының алыштыргысыз рәисен дә хөрмәт белән искә алдылар.

   - Бу дөньяда синең өчен барысы да уң булсын дисәң, рәхмәтле булып яши белү дә кирәк диләр бит. Айнетдиновлар шуны тормыш кагыйдәсе иткән күрәсең-бүгенге көндә барысы да уң аларның һәм киләчәктә дә шулай булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International