6 мартта Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә кар, кайбер районнарда буран булыр, дип фаразлый синоптиклар. Көндез кар явачак. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә 17-22 метрга кадәр көчле җил. Төнлә һава температурасы -11..-16˚, көндез -8..-13˚ градус. Юлларда бозлавык саклана.