Чүпрәле хатын-кызлары «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурска йомгак ясау тантанасында булдылар

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

   2022 елның 5 мартында Казан дәүләт Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсына йомгак ясалды. 

   Тантанада Зөлфия Йосыпова, Кристина Максимова, Надежда Григорьева, Гүзәл Фәхретдинова, Лилия Фәизова, Алевтина Матюшина, Нурзидә Сөләйманова катнашты.

  Кристина Максимова һәм Надежда Григорьева "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зонаара этабында җиңү яулап, дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.

   Тантанада катнашучылар өчен концерт, шулай ук бәйрәм ашы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International