6 март көнне Чүпрәле районының "Чүпрәле" паркында Кышны озату һәм Масленица бәйрәме узды.
Бәйрәм чүпрәлеләргә җырлар, биюләр, күңелле уеннар һәм яхшы кәеф алып килде. Район халкы күңелле конкурсларда, әйлән-бәйләндә бик теләп катнаштылар һәм тәмле коймак белән сыйландылар.
Ә кайнар коймак, кайнар чәй, кайнатмалар, бал белән Чүпрәле районы авыл җирлекләре бүген һәр адымда диярлек сыйладылар.
Бәйрәмнең кульминациясе карачыл яндыру булды. Борынгы славяннарда ул кышны. салкынны һәм караңгылыкны символлаштырган. Шуңа күрә дә кышны озатканда карачкы яндыру суыктан котылу. яктылыкка омтылу, язны каршылау символы булып санала. Шулай ук бу бәйрәмдә күпләп коймак пешерелә.
Бәйрәмдә район хакимияте җитәкчеләре дә катнашты. Район халкының кәефе белән кызыксынды, оештыручыларга рәхмәтләр белдерделәр алар.