ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2022 ел
җомга

«Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә 2022 елның 3-7 октябрендә «Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре» укыту предметы кысаларында хәрби хезмәт нигезләре буенча 5 көнлек җыеннар узды.

2022 елның 6 октябрендә Иске Чүпрәле авылында 2022 елда Татарстан Республикасы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестиваленең II (зона) этабы узды.

6 октябрьдә, 2022 елда Татарстан Республикасы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестиваленең II (зона) этабын ачу тантанасы кысаларында, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын аерымлык билгеләре ияләрен бүләкләү булды.

6 октябрьдә Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында яшәүче Зөбәйдә Вәлиулла кызы Әхмәтова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 5 октябрендә Чүпрәле районы Матак авылында яшәүче Лазарь Степанович Мадюкин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2022 елның 5 октябрендә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән Буа интернат-йортында яшәүче якташларыбызны Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов, пенсионерлар советы рәисе Дилүзә Азизова, Нурлезиган Айметдинова котладылар.


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан олыларны район мәдәният йортына чакырып хөрмәтләделәр.
 

Өлкәннәр декадасы кысаларында Чүпрәле районында «10000 адым» акциясе узды.


3
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Укытучылар көне кысаларында Чүпрәле районы Башкарма комитетында мөгаллимнәрне һәм педагогик хезмәт ветераннарын бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне район башлыгы Марат Гафаров тапшырды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International