Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә (Татарстан) Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында түбәндәге адреслар буенча: Буа ш., Ефремов ур., 135 «В»; Тәтеш ш., Свердлов ур., 43, Иске Чүпрәле авылы, Кооператив ур., 10 йортта 2023 елның 18 гыйнварында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.
Бердәм «Ачык ишекләр» көненең максаты - эшмәкәрләргә идарә компетенциясе чикләрендә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү.
Язылу өчен телефон номерлары: 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2-52-59.