Исхакова Фәсахәт Фатыйх кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

   Бүген, 2023 елның 10 гыйнварында, Чүпрәле районының Чепкас-Илмәт авылында яшәүче Исхакова Фәсахәт Фатыйх кызы юбилей туган көнен билгеләп үтә, аңа 90 яшь тулды.

  Фәсәхәт Фатыйх кызы күп балалы гаиләдә туа, алар 9 бала була. Кызганычка каршы, бүгенге көндә аның бертуганнарының барысы да бакыйлыкка күченгән инде. Кайберәүләре бала чагында ук үлгән, ә олы абыйсы сугышта хәбәрсез югалган. Балачагы авыр сугыш һәм сугыштан соң елларга туры килә Фәсәхәт апаның. 1940 елда мәктәпкә укырга керә, әмма 4 сыйныфка кадәр генә укып өлгерә. Ә аннары кохоз эшенә чыгарга туры килә.

   Берникадәр вакыттан соң ул механизатор булып эшләүче Исхаков Хәбибулла Фатыйх улына кияүгә чыга. Алар 52 ел бергә гомер итәләр, 6 бала тәрбияләп үстерәләр, балаларына тормышта үз юлын табарга ярдәм итәләр. 2008 елда Хәбибулла Фатыйх улы бу дөньядан китеп бара.

   Җәен Фәсахәт Фатыйховна үзенең туган авылы Чепкас-Илмәт авылында уздыра, туган җиреңнән дә якынрак урын юк, ди ул. Кышны балаларында уздыра. Аның 10 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

  Фәсахәт апаны юбилее белән котларга Ульяновск шәһәренә Звезда авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова, шулай ук балалары, туганнары һәм якыннары килгән иде.

   Җирлек башлыгы Фәсахәт Фатыйх кызына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлаулар, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International