Чүпрәле районында Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыялар

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

   Чүпрәле районында Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыялар.

   Гуманитар ярдәм җыю пункты «Созидание» яшүсмерләр клубында түбәндәге адрес буенча оештырылган: Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 12А йорты.

   Оештыручылар сүзләренә караганда, беренче чиратта озак сакланучы продуктлар (ярмалар, макарон, консервалар, тушенка, куертылган сөт, үсемлек мае, тоз һ.б), медицина препаратлары, шәхси гигиена чаралары, җылы әйберләр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International