Татарстанда аномаль-салкын һава торышы 11 гыйнвар төнендә дә сакланачак

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

  2023 елның 11 гыйнвар төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы -29 ..-34, урыны белән -35..-40 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый синоптиклар. Көндез максималь һава температурасы -16..-21, урыны белән -24 градусны тәшкил итәчәк.

     Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә республика халкына һәм кунакларга ихтыяҗ булмаганда урамга чыкмаска киңәш иттеләр. Салкында өшемәс өчен, җылы һәм катлы-катлы киенергә өнди. Мөмкинлек булганда ерак сәфәрләргә чыкмавыгыз хәерле. Көчле салкында юл-транспорт һәлакәтләре һәм автомобиль механизмнарының кинәт ватылу куркынычы арта. Машинада хәрәкәт иткәндә бер полосадан икенчесенә чыкмагыз, алда барган машинаны узарга тырышмагыз, шулай ук кисәк тормозга басмагыз, дип тә искәртә алар.

   Бәла-каза булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруының бердәм номерына - «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

    Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International