«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе президиумының 2022 елның 28 декабреннән ПР-37-1 номерлы «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсын үткәрү турында» (алга таба – Конкурс) карары нигезендә Конкурсның 1 этабында катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турында» 2015 елның 1 июнендәге 391 нче номерлы карары белән расланган Нигезләмә (алга таба – Нигезләмә) нигезендә үткәрелә.
Нигезләмә нигезендә Конкурс 2 этапта үткәрелә, аның кысаларында территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең 2022 елдагы эше бәяләнә:
1 этап – муниципаль һәм
2 этап – республика этабы.
Гаризалар Нигезләмә нигезендә формалаштырылган муниципаль конкурс комиссиясе тарафыннан карала.
Конкурсның 1 этабында катнашу өчен гаризалар кабул итү срогы:
2023 елның 16 гыйнвары – 27 гыйнвары.
Конкурсның 1 этабында катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты һәм урыны, муниципаль конкурс комиссиясенең почта һәм электрон адреслары:
8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе көннәреннән тыш, түбәндәге адрес буенча: 422470, Татарстан Республикасы, Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 13 йорт, 107 нче кабинет, e-mail: Yuriy.Shurkin@tatar.ru.
Гаризалар әзерләү мәсьәләләре буенча консультацияләр алу өчен контакт телефоны:
8(84375) 2-29-70.