ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2018 ел
җомга

Һәр төбәк үзенең мактауга лаеклы шәхесләре белән күренекле. Бездә дә бик күп алар. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә бар. Шундыйларның берсе Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов.


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

9 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

«Ут, газга бәяләр июльдән артачак» дип язган идек. Без анда бәяләрне Татарстан Республикасы күләмендә һәм шәһәрләрдәге тарифны күз алдында тоткан идек. Җирле бәяләр исә түбәндәгечә: газ өчен аерма юк, шәһәрдә яшәүче халык кебек үк бкр куб.метр газ өчен 5,48 тиен түлибез. Әгәр  1 июльдән вәгъдә ителгәнчә бәяләр 3,4%тан күбрәккә арттырылмаса, газга бәя елның икенче яртыеллыгында безнең өчен 5,66 сум тирәсендә булыр, дип фаразлана.

“Кар автомобиль”ләрендә  (снегоход)  йөрергә яратучылар саны елдан ел арта барса да, аны эксплуатацияләү кагыйдәләрен күпләр сакларга яратмый. 

Район предприетие һәм учреждениеләре арасында үткәрелгән хоккей буенча район чемпионы билгеле булды. Әлеге исемне  район мәгариф бүлеге командасы яулады.


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Январь аенда район ЗАГС бүлегендә 11 баланың тууы теркәлгән. Шуның җидесе гаиләдә  өченче һәм дүртенче бала булып туган.

2018 елның 10 февралендә яктыртылган чаңгы базасында “Татарстан чаңгысы-2018”республика һәм райондашыбыз Вагиз Алиуллов истәлегенә массакүләм чаңгы ярышлары узачак.

Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнарының күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә “Торак – 2018” операциясе кысаларында профилактик чаралар үткәрә. Шушы максаттан күп балалы һәм социаль яклау исемлегенә кертелгән гаиләләрнең йортларына янгын чыгу куркынычы булуын искәртүче датчиклар урнаштырыла.

Районның агросәнәгать комплексы тармакларында эшләгән иң тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе, хезмәт ветераны Алексей Кутюмовка 80 яшь тулды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International