Чүпрәлеләрнең кар автомобилен тикшерәчәкләр

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Әлеге техника хуҗалары аны тиешле срокларда теркәмиләр, техник күзәтү үткәрелми, аны йөртү өчен категорияләре дә булмый, булган очракта үзләре белән моны дәлилләүче документларын йөртмиләр. Бу төр транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә тиешле таләпләр үтәлүен тәэмин итү максатын күздә тотып, республика, шул исәптән безнең район буенча  5 матрка кадәр  “Снегоход-2018” операциясе үткәрелә.

-Мондый рейдлар ЮХИДИ, МЧС, аучылык службалары хезмәткәрләре белән бергәләп үткәрелә. Тиешле таләпләрне бозучылар ачыкланганда аларга карата законда каралган чаралар кулланылачак, дип хәбәр итә ТР Гостехнадзорының  Чүпрәле  районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шәйхаттаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International