ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Районга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.  Эш сәфәре кысаларында Парламент  җитәкчесе  район Советының 24нче утырышында катнашты. Аңа кадәр ул “Чүпрәле” сәнәгать мәйданы резиденты булган - “Формпласт” җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты.

Үткән атнада “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы”нда 2018 елда РФ Президентын сайлауларга багышланган “Яшьләр яшьләргә  сайлаулар турында” дип исемләнгән чара үтте. Ул “Кадрлар резервы” республика яшьләр проекты һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясенең теләктәшлеге нигезендә үткәрелде.


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Чувашия Республикасының Батыр районындагы Шыгырдан авылында интернационалист- сугышчы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Минхәйдәр Вәлитов истәлегенә милли көрәш буенча региональ турнир уздырылды.

Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә

«Права» алыштырганда имтихан бирергәме ?

Шимбә көнне Чүпрәленең   олысы-кечесе  яктыртылган чаңгы базасына  “Татарстан чаңгы юлы-2018”    спорт бәйрәмендә катнашты. 


10
февраль, 2018 ел
шимбә

Татарстанның Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Марат Гафаров билгеләнде. Яңа җитәкче билгеләү турындагы карар район Советының 24нче утырышында кабул ителде.

2 номерлы  Иске Чүпрәле “Әкият” балалар бакчасында балаларга юл йөру кагыйдәләре турында белем бирү буенча тәрбиячеләр күп эш алып баралар. Бакчабызда балаларга ныклы белем бирү очен материал җитәрлек.


9
февраль, 2018 ел
җомга

Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Быел Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында беренче тапкыр авыл лагере узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Оренбургның Ык елгасы буенда урнашкан 14 районыннан балалар җыелачак. Бу хакта “Татар-информ”га “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов хәбәр итте.

Чүпрәле “Россия чаңгысы–2018” акциясенә кушыла


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International