Иске Чүпрәле “Әкият” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр

2018 елның 10 феврале, шимбә

“Юлда йөри беләсезме?” дигән ачык чара уткәрдек.Бу теманы без кинәттән генә  алмадык,чөнки балалар тиздән мәктәпкә чыгып китә,узләренә генә йөрергә туры килгәндә,юл кагыйдәсен истэ тотсыннар ,безнең киңәшләрне үтәсеннәр  иде. Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнсәгез,юл билгеләре белән дус булсагыз ,үрнәк җәяүле  булырсыз дибез. Ачык чарада җәяүлеләрнең йөрү кагыйдәләренә,юлны аркылы чыгу кунекмәләренә аеруча игътибар бирдек.Чарада төрле уеннар,шигырләр,җырлар hәм дә ситуатив рәсемнәр буенча да эшләдек.Балаларга бигрәк тә  , билгеләрне узләре ясау hәм дэ пазлылар җыю бик ошады.

Бу чаралар балаларның игътибарлыкларын hәм фикерләү сәләтләрен үстерә.Бу темага өйрәтүне тиз генә җиңел генә башкарып чыгып булмый. Бу катлаулы, озак өйрәнелә  торган хезмәт.Шуна да без әти-әниләр белән берлектә бала күңеленә әкренләп сеңдерә барырга тырышабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International