«Права» алыштырганда имтихан бирергәме ?

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Интернет челтәрләрендә “права”ны алыштырган юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан бирергә икән, дигән хәбәрне ишеткәч, күп йөртүчеләр бу яңалыкның дөресме-юкмы икәнен белешергә район ЮХИДИ бүлекчәсенә килә башлаганнар. Бу уңайдан бүлекчәгә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсеннән рәсми хат җибәрелгән. Анда “права” бирүдәге тәртипләрдә бернинди үзгәрешләр дә көтелми, дип язылган. Шуңа ңа ЮХИДИ хезмәткәрләре йөртүчеләргә борчылмаска киңәш итәләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International