Чүпрәлеләр бердәм булып "Россия чаңгы юллары" ярышларына кушылды

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

 "Россия чаңгы юллары" илебездә быел 36нчы мәртәбә уздырла . Илкүләм үтүче  әлеге масса күләм чара менә берничә еллардан бирле райондашыбыз Вагиз Алиулловның якты истәлегенә дә багышланып үткәрелә. Вагиз Алиуллов беренчедән сәламәт яшәү рәвешен һәрвакыт пропагандалау ягында булса, беренче чиратта ул спортның шушы төренә мөккиббән шәхес була.

Райондашыбыз турында җылы сүзләр әйтеп, улы  Русланга  район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов истәлекле бүләк тапшырды.

Спорт бәйрәменә Вагиз Алиулловның якын дусты, сыйныфташы Иршат Шамгунов та кайткан иде.

-Вагиз белән без 8 сыйныфка кадәр бер партада  утырып,  Кече Чынлы мәктәбедә укыдык. Бик тырыш һәм көчле рухлы кеше иде. Җәен 50 шәр км чаба иде, ә кышын чаңгыда йөрергә яратты,- ди Иршат абый.

Ярышларда катнашкан иң кечкенә һәм иң олы яшьтәге чаңгычыларга Руслан Алиуллов бүләкләр тапшырды.

Ярышларда төрле  буын вәкиләре катнашты.  Аларның һәркайсын яшь үзенчәлеге буенча җиңүчеләр билгеләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International