Январь аенда район ЗАГС бүлегендә 11 баланың тууы теркәлгән. Шуның җидесе гаиләдә өченче һәм дүртенче бала булып туган.
Гомумән, ел башы өйләнешүчеләр буенча да уңышлы. Районда 7 яңа гаилә барлыкка килгән, үткән ел шушы айда 9 ау булган. Аерылышучылар саны былтыр бу айда өчәү булса, быел бер генә.
Вафат булучылар да үткән елдагыдан дүрткә ким. Январь аенда быел 29 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән.