Олуг галим, якташыбыз Җәүдәт Хөсәенов

2018 елның 9 феврале, җомга

Һәр төбәк үзенең мактауга лаеклы шәхесләре белән күренекле. Бездә дә бик күп алар. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә бар. Шундыйларның берсе Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов.

Аның бар гомере, хезмәте, милләтебез, аеруча укытучылар, тәрбиячеләр, бигрәк тә география фәне мөгаллимнәре өчен теоретик-гамәли материаллар әзерләп, дәреслекләр эшләп үтә. Татар балалары үз ана телләрендә белем алсын өчен олуг хезмәтләр куйган шәхесләрнең дә берсе ул.

Якташыбызның язмышы бөек шагыйребез Габдулла Тукай үткән тормыш юлына охшаш. 1948 елда Кече Чынлы авылында туа ул. Салкын кыш аеның кырыслыгы бала чагында ук чагылыш таба. Әле җиде  ай гына тулган сабыйны әти-әни дигән кешеләр үзләренең туганнары тиеш­ле Нурулла абый һәм Бибинур апага тапшыралар.

Нурулла абый һәм Бибинур апаның бала-чагалары булмый, шул сәбәпле ятим Җәүдәт аларга сыена. Алар аны үз балаларыннан да якын итеп күрәләр.

Шулай булуга карамастан, Җәүдәт ятимлекне үз кү­ңеле, йөрәге белән тоеп яши. Матди яктан аңа абыйсы һәм җиңгәсе барысын да булдырырга тыры­шалар. Ләкин баланың рухи дөньясы китек була, моны ул башкаларга белдермәсә дә авыр кичерә.

Ятимлекнең, ялгызлыкның, туганнар булмауның әче җимешләрен татый. Үз балалары шикелле якын иткән Нурулла абыйсын — әти, җиңгәсен — әни дип ихлас күңелдән шатланып йөри. Үз чиратында аларга да бурычлы булып калмый, хәл кадәренчә кадер- хөрмәтен күрсәтә. Аларның яхшылыгын, мәрхәмәтен, кешелеклелеген әле дә олы ихтирам белән искә ала.

Кече Чынлы, Иске Шәйморза мәктәпләрендә укып, аларны тәмамлагач, читтән торып Казан дәүләт педагогика институтының география бүлегенә укырга керә.  Ул 1967 елдан алып гомерен балаларга, яшь буынга  белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Педагогика, гео­графия  һәм экология шикелле фәннәрне төрле яклап тирәнтен өйрәнә. Озак еллар дәвамында туган мәктәбе, Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбендә,  Казан шәһәре, Ки­ров районы 4 нче номерлы татар гимназиясендә география фәнен укыта, директор урынбасары, гимназия директоры да булып эшли. Үзе эшләгән елларда да фәнни-педагогика эшләре белән даими рәвештә шөгыльләнә. Шуның нәтиҗәсе буларак, фәнни-педагогик хезмәте барлыкка килә: «Татар халкынын табигать турындагы белемнәре нигезендә милли мәктәп укучы­ларында экологик мәдәният формалаштыру». Әлеге фәнни хезмәтне диссертация итеп 1998 елда яклый һәм шуның нигезендә педагогика фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була.  Соңынан ул  докторлык диссертациясен дә яклый һәм профессор дәрәҗәсенә күтәрелә.

Үз вакытында аның  мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре аерым бәяләнә. Ул «Россиянең халык мәгарифе отличнигы» билгесенә лаек була, укытучы-тикшеренүче баскычына күтәрелә.

Җәүдәт Хөсәеновның педагогик-фәнни хезмәтләреннән, татар милли мәктәпләре өчен чыгарылган уку ярдәмлеге китабы — «Кы­зыклы география» (1982, 2015), “Географиядән русча-татарча аңлатмалы – белешмә сүзлек” (2003), югары уку йортлары студентлары өчен чыгарылган «Краеведение» (2011), “Чүпрәле районының географиясе һәм экологиясе” (2008),  А.А. Плешаков, М.Ю. Новицкая белән берлектә язган, башлангыч сыйныфлар өчен, 2 сыйныфка уку әсбабы –  “Әйләнә-тирә дөнья” (2017),  “Русча-татарча география сүзлеге” (2017) һ.б. санап китеп була. Үз вакытында татар мәктәпләре, гимназияләре өчен «Татарстан гео­графиясе программалары», татар милли мәктәпләренең 1-5 сыйныфлары өчен чыгарылган «Экология фәне программалары» да дөнья күрә. Әлеге програм­малар республика күләмендә үткәрелгән-конкурсларда катнашып лаеклы урын­нар алалар. Анын география, экология, тәрбия эшләренә багышланган хезмәтлә­ре даими рәвештә республика, Россия дөньякүләм матбугатында басылып киләләр. Республи­ка укытучылары анын остаз-мөгаллим булуын күптән беләләр.

 Татарстан укытучылар белемен үстерү институтына килгән яшь укытучылар белән даими очраша, алар белән үз белем­нәрен, методик осталыгын бик теләп уртаклаша, фикер алыша,  хәзерге заман пе­дагогик технологияләре кулланып укыту-тәрбия эшен тагын да камилләштерү ха­кында яңа планнар кора.

 Соңгы елларда аның педагогик эшчәнлеге Казан федераль университеты белән бәйле. Ул «География һәм экология фәннәре теориясе һәм   аны укыту методикасы» кафедрасында профессор. Ел саен аның җитәкчелегендә Бөтенроосия күләмендә география һәм экология фәннәрен эченә алган  конференцияләр уза. Ул булачак география мөгаллимнәре һәм мөгаллимәләрен фән серләренә өйрәтүче олы мөгаллим һәм  тәрбияче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International