Александр Шадриков Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Шадриковны әлеге вазифага билгеләү турындагы Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Александр Шадриков Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында туган. «Физика һәм информатика» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын, «юрист» белгечлеге буенча Чуваш дәүләт университетын тәмамлаган. 2013 елның апреленнән – Чүпрәле муниципаль районы башлыгы, җирле Совет рәисе. Запастагы лейтенант. Өйләнгән, ике баласы бар. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International