Кече Чынлы авылы балалар бакчасында "Тамчылар" төркемендә әтиләр бәйрәме үткәрелде. Балалар алдан төсле кәгазъләрдән бүләкләр әзерләделәр, залны тутыргычлар,йолдызлар, солдатлар, парашютистлар рәсемнәре белән бизәделәр. "Минем әтием-горурлыгым" темасына рәсемнәр ясадылар, әниләре белән бергәләп хикәяләр яздылар.
Чүпрәле районында Россия Кораллы көчләре полковнигы Валерий Колпаков исемендәге кубокларга һәм призларга чаңгы ярышлары 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. Кагыйдә буларак, районыбыз спортчылары аны Ватанны саклаучылар көненә багышлыйлар. Быелгысында да стартка 70 тән артык чаңгычы басты
Ел саен үткәрелеп килүче әлеге турнир быел Ватанны саклаучылар бәйрәменә туры килде. Спорт яратучы ир- егетләр өчен әлеге чара менә дигән бүләк булгандыр. Чөнки һава торышы чагыштырмача салкынчарак торуга да карамастан, үзәк стадиондагы халыкның күпчелеген җанатар яшүсмерләр һәм ир- егетләр тәшкил итте.
Кеше сәламәтлеген саклауга бөтен гомерен биргән һәм үз вазыйфасын Гиппократ антына тугры калып үрнәк төстә үтәгән һәр табибка үзе исән чакта ук һәйкәл куярга кирәктер. Шаяртып әйтүем түгел, табибларның турыдан – туры һөнәри тырышлыгы белән күпме гомерләр саклап калына. Нинди генә хәлдәге кешеләргә кабат тормышка елмаеп карау бәхете бүләк итмәгәннәр дә, кемнәргә генә ярдәм кулы сузмаган, кемнәрне генә сихәтләндермәгән алар?
Чүпрәледә яр буен төзекләндерү дәвам итәчәк
Чүпрәледә Фәнис Загреев кубогына хоккей турниры узды
Чүпрәле районында Россия Кораллы көчләре полковнигы Валерий Колпаков исемендәге кубокларга һәм призларга чаңгы ярышлары 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. Кагыйдә буларак, районыбыз спортчылары аны Ватанны саклаучылар көненә багышлыйлар
Бәйрәм уңаеннан подполковник, Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин котлавы: –Элек-электән безнең ир-егетләребез Ватан бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен көрәштеләр. Буыннан-буынга алар намус, антка тугры булу, хәрби иптәшлек, Ватанга карата мәхәббәт кебек якты төшенчәләрне мирас итеп калдыра.
Яңа Кәкерле авылында яшәүче, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Гөлинә Фатих кызы Насыйбуллинаның улы Зөлфәт армия сафларына үткән ел киткән иде.
Яңа Кәкерле авылында яшәүче иң үрнәк гаиләләрнең берсе булган – Гүзәл һәм Тәнвир Хисмәтуллиннар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Илназ мәктәптән соң, Казан шәһәренең тимер юл техникумына укырга керә һәм “Тимер юл транспортында автоматика һәм телемеханика” белгечлеге алып чыга. Үзе сайлаган һөнәр буенча катгый тестны үтеп, ул шул өлкәдә эшли башлый. Эштә дә үзен тик яхшы яктан гына күрсәтә.