Чүпрәле егетләре армия хезмәтендә: Илназ Хисмәтуллин

2018 елның 24 феврале, шимбә

Яңа Кәкерле авылында яшәүче  иң үрнәк гаиләләрнең берсе булган – Гүзәл һәм Тәнвир Хисмәтуллиннар ике бала тәрбияләп үстерәләр.   Уллары Илназ  мәктәптән  соң,  Казан шәһәренең тимер юл техникумына  укырга керә һәм   “Тимер юл транспортында автоматика һәм телемеханика” белгечлеге алып чыга. Үзе сайлаган һөнәр буенча катгый тестны үтеп, ул шул өлкәдә эшли башлый. Эштә дә үзен тик яхшы яктан гына күрсәтә.

Үткән  елның көзге чакырылышында Хисмәтуллиннар  улларын   Ватан алдындагы бурычын үтәргә –Армия сафларына озаталар.

Солдат егет хезмәт юлын Мәскәү шәһәрендәге элиталы хәрби частьләрнең берсе булган  1 номерлы  укчы Семеновский полкында  башлый һәм үзен  беренче көннәрдә үк үрнәк яктан күрсәтә.

Күптән түгел генә Илназның әти-әнисенә беренче уку ротасы командиры капитан М.Шербаков имзалаган Рәхмәт Хаты килә. Анда түбәндәге юллар язылган: “Хөрмәтле Тәнвир Зәйдулла улы һәм Гүзәл Әгъзам кызы! Улыгызның командирлар эзерләүче батальонда уку дәверендә үзен үрнәк һәм намуслы итеп күрсәтүен шатланып хәбәр итәбез. Киләчәктә “кече сержант” дәрәҗәсен алып, “отделение командиры” яисә “Взвод командиры ярдәмчесе” хәрби вазифасына билгеләнәчәк. Сезгә Ватаныбызны ышанычлы саклаучы, шундый ир бала тәрбияләп үстергәнегез өчен ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International