Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин: Армия- ул чыныгу мәктәбе

2018 елның 24 феврале, шимбә

Бәйрәм уңаеннан подполковник, Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин котлавы: –Элек-электән безнең ир-егетләребез Ватан бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен көрәштеләр. Буыннан-буынга алар намус, антка тугры булу, хәрби иптәшлек, Ватанга карата мәхәббәт кебек якты төшенчәләрне мирас итеп калдыра. 

Алар үзләренең хәрби бурычын намус белән үтиләр, көндәлек тормышта чыдамлылык һәм түземлелек үрнәге, авыр шартларда батырлык күрсәтәләр. Чүпрәле егетләре беркайчан да солдат исеменә тап төшермәде һәм бу киләчәктә дә шулай булып калыр дип ышанам. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәр гаиләгә бәхет, тыныч, имин тормыш, сәламәтлек  һәм аяз күк йөзе телим.

Тарихка күз салсак, Ватанны саклаучылар көне - 1922 елның 23 февраленнән РСФСРда Кызыл Армия һәм Флот көне буларак билгеләнә башлый. 1946 елдан 1993 елга кадәр ул Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты көне буларак бәйрәм ителә. СССР таркалганнан соң әлеге бәйрәм “Ватанны саклаучылар көне” дип билгеләнә һәм 2002 елдан бирле әлеге көн ял көне булып санала.

Инде күп еллар дәвамында 23 февраль барлык Армия сафларында хезмәт иткән ир-егетләр бәйрәме булып тора. Ватанны саклаучылар көне – Россиянең үткәненә, аның бүгенге һәм киләчәк сакчылар буынына бәйләнгән бөтенхалык бәйрәме. Ул ата-бабаларыбызның үз намусыңны һәм илне газиз анаңны яклагандай сакларга дигән васыятен искә төшереп тора. Ә Ана һәм Ватан – бер алар.Бүгенге көндә без әлеге бәйрәм белән барлык ир-атларны да котласак, СССР вакытында бары тик Армия сафларында үз вазыйфасын тиешенчә үтәп кайткан ир-егетләр генә котлаулар кабул итә ала иде. Бер караганда, бу бик дөрес фикер. Ни өчен әле кемдер, әлеге котлауларны кабул итү өчен тир түгеп эшли, ә кемдер, өй тирәсеннән ерак китмичә генә дә котлауга лаек булырга тиеш? Һәр нәрсәнең үз урыны, сәбәбе бар. Әлеге датаны бәйрәм итәр өчен тулы хокукка ия булырга кирәк. Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Яп-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул. “Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый”,- ди халык. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Соңгы елларда язгы һәм көзге чакрылышларның һәркайсында 40- ка якын райондашыбыз Россия Кораллы Көчләр сафларына чакырыла. Элек елларда да, хә зер дә безнең якташларыбыз әти – әниләре, дуслары һәм авылдашлары йөзенә кызыллык китермәде, кайсы гына гаскәрләрдә яисә частьләрдә хезмәт итсәләр дә, алар турында бары тик мактау сүзләре генә ишетелә.

Әфганстан, Төньяк Кавказ һәм башка кайнар нокталарда хәрби бурычларын үтәгән солдатларыбыз хакында да горурланып сөйли алабыз. Дөрес, соңгы берничә дистә ел дәвамында дөньядагы сәяси тормыш бик катлаулы чор кичерә. Кораллы көчләр алдына да Ватанның иминлеген һәм тулылыгын тәэмин итү өчен аерым бурычлар куела. “Тынычлык телисең икән сугышка әзер бул!” дигән мәкальне онытырга хакыбыз юк. Моннан чыгып булачак солдатлар да үзләрен бөтен яктан армиягә әзерләргә тиешләр. Шуны да әйтик, бүгенге армиягә белемле һәм физик яктан чыныккан солдатлар кирәк. Чөнки теләсә кайсы гаскәрләрдә дә санлы технологияле техника һәм компьютер белән эш ителә. Хәзерге кораллар да шуңа нигезләнгән.


Рашит Фатхуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International