Яңа Кәкерле авылында яшәүче, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Гөлинә Фатих кызы Насыйбуллинаның улы Зөлфәт армия сафларына үткән ел киткән иде.
–Яңа Кәкерле мәктәбен тәмамлагач, улым А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумына укырга керде. Соңгы имтиханнарын тапшырганда, кызганыч, тормыш иптәшемнең, әтисенең кинәт вафат булуын кичерегә туры килде. Әлбәттә, әлеге кайгы бик авыр булды һәммәбез өчен дә. Шулай да яшәүне дәвам итәргә кирәк, улым үткән елның көзендә үк армиягә китү турында карар кылды.
Абыйсының кайнар нокталарда хезмәт итеп, чын сугышны күреп кайтуы да хәрби хезмәткә бару-бармауга карата фикерен үзгәртмәде. Ходайга шөкер, бүгенге көндә ул Мәскәү янәшәсендәге Ногинск-4 шәһәрчегендә хезмәт итә. Һәр ял көнендә сөйләшеп торабыз. Хезмәтен үрнәк үти. Тиз йөгерү һәм ату буенча беренчелектә, ди үзен.
Ерак араларга йөгерергә чыкканда: “Әни, ак башлы сыерыбызны искә алып, рәхмәтләр укыйм. Артыннан шулкадәр чаптырмаган булса, бәлки болай ук әйбәт йөгермәгән булыр идем”, ди шаяртып.
Авыл егетләре хезмәттә чыныгып үскәнгә чыдам, чыныккан булалар шул. Бүгенге көндә Яңа Кәкерле авылыннан алты егет шундый күркәм хезмәт күрсәтә, шуның өчесе улымның сыйныфташлары. Илназ Хисмәтуллин, Илүс Әхмәтҗанов–шулай ук Мәскәү өлкәсендә, Илнур Әхмәтҗановка кайтырга санаулы көннәр генә калып бара. Данис Билалов һәм Ранис Хәйруллин да матур гына хезмәт итәләр,-дип үзенең хисләре белән уртаклашты, Гөлинә ханым.
http://chuprale-online.ru/