Кече Чынлы авылы балалар бакчасында әтиләр бәйрәме үтте

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Нәни артистлар әтиләренә "Мы лапочки, лапушки", "Әтиемнең  йолдызы", "Солдатта булган диләр"җырларын җырладылар.

Әтиләр "Кем тизрәк", "Баланы ашат", "Төсле флаглар", "Санитар" кебек уеннар уйнадылар. Әлеге уеннар аша әтиләребез яшь чакларын hәм армиядә хезмәт иткән чакларын искә алдылар.

Әтиләребезгә аеруча Замдиханов Адель башкаруында "Без авыл малайлары" исемле җыр hәм төркем егетләренең, кызларының "Шәл бәйләдем", "Солдатлар" биюләре күңелләренә хуш килде,  рәхәтләнеп кул чабып тыңладылар.

Ә балаларга  әтиләрнең" Йомры икмәк" әкиятен уен формасында сәхнәләштереп күрсәтүләре ошады.  Әтиләребез Камал театры артисларыннан бер дә ким түгел иде. Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Истәлек өчен фотога тештек., бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International