Чүпрәледә Фәнис Загреев кубогына хоккей турниры узды

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Быелгы турнирны ачуга Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Марат Гафаров белән Россия Федерациясе полковнигы Валерий Колпаков та килгән иде. Турнирга аларның килүе үзе үк Фәнис Загреевның никадәр авторитетлы спортчы булуы хакында сөйли. 1992, 1993 һәм 1994 елларда ул Чүпрәле районы хоккейчыларының җыелма командасы составында уйнап, авыл районнары арасында республика чемпионы була. Районда балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен оештыра. Автоавариягә юлыгып һәлак булганчыга кадәр ул район спортчыларының иң якын дусты һәм ихтирамлы тренеры иде. Хоккей турниры башланыр алдыннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыфасын башкаручы Марат Гафаров Фәниснең улы Алмазга истәлек бүләге тапшырды, нык исәнлек һәм бәхетле озын гомер теләде. Быел әлеге турнирда дүрт команда төп кубок өчен көч сынашты. Барлык уеннардан соң Иске Чүпрәле авылының 1 номерлы командасы җиңүче дип билгеләнде. Икенче һәм өченче урыннарны Кайбыч районы һәм Иске Чүпрәленең икенче командасы хоккейчылары яулады. Кама Тамагы спортчылары дүртенче урын белән чикләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International