ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2018 ел
җомга

22 мартта “Талантлар планетасы” балалар иҗат йортында “Без бергә” балалар халык иҗаты республика фестиваль-бәйгесенең муниципаль этабы үтте.

Яшьләр өчен шатлык син,

Картларга да тансык син,
Халык үлмәс – син үлмәсәң,
Мәңге яшә - НӘҮРҮЗ бәйрәме!


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 “Нәүрүз” бәйрәмен  безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган.Урта Идел буенда яшәгән татар халкы кышлар үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә “Нәүрүз”бәйрәмен билгеләп үткәннәр.Нәүрүз бәйрәме атна-ун көн дәвам иткән. Менә шушы шәрык бәйрәме безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла.Бу көнне халкыбыз уйный, ярыша, күңел ача. Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган-булган кызын сайлап “Нәүрүзбикә” дип игълан иткәннәр.


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

Александр Бушуевны район спорты дөньясында белмәгән кеше юктыр. Бигрәк тә ул яшь хоккейчыларга яхшы таныш. Ул җитәкләгән Городище урта мәктәбе хоккейчылары ел саен район турнирларында призлы урыннар яулыйлар, аның тырышлыгы белән әлеге мәктәптән әллә ничә дистә спортчы чыкты.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 4 б сыйныфында Алсу Якуб кызы Хисамова җитәкчелегендә балаларга гаилә шәҗәрәсе, гаилә ядкәре, нәсел даны төшенчәләре турында киңрәк  мәгълүмат бирү, үз нәселләренә, гаилә гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү максаты белән “Ата-бабалы кеше – тамырлы имән” дигән темага очрашу кичәсе булып узды.

Үткән 2017 елның июнь аенда Иске Ишле авылында яшәүче Евгения һәм Илгиз Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә фаҗига килеп чыккан, аларның җиде яшьлек уллары Раниль, ут белән саксыз эш итү сәбәпле, бик көчле пешкән иде. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегендә отставкадагы милиция полковнигы Вазыйх Сатдиновны 70 яшьлек юбилее белән котладылар.


20
март, 2018 ел
сишәмбе

«Җылы йорт» приютындагы балалар «Язгы игелеклелек атнасы»  акциясенә катнаштылар


18
март, 2018 ел
якшәмбе

91 яшьлек Чүпрәле районы бөек ватан сугышы ветераны РФ Президенты өчен өйдә тавыш бирде

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген сәгать көндезге 12гә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада сайлаучыларның 38,47 проценты тавыш биргән. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International