Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле бүлегендә милиция полковнигын юбилее белән котладылар

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Юбилярның бөтен гомере әлеге хезмәт белән бәйле булды. 1978 елның 26 сентябрендә аны әлеге бүлеккә җинаятьчеләрне эзләү инспекторы иттереп эшкә алалар. Аннан соң аңа күп төрле җаваплы вазыйфалар башкарырга туры килә. Нинди генә хезмәткә алынса да, ул үзен чын профессионал буларак таныта. 2010 елның башында, отставкага киткәнче ике дистә елдан артык райондагы эчке эшләр бүлеген җитәкли. “Полковник Вазыйх Сатдинов белән күп еллар бергә эшләдек. Аның зирәклеге, осталыгы, коллективны уч төбендәге кебек тота белүе аркасында җинаятьчелеккә каршы көрәштә уңышларга да ирештек. Аны усал диючеләр дә булды, әмма безнең хезмәттә кайчак кырыс та, усал да булырга туры килә. Чөнки көтмәгәндә килеп туган оператив хәлне үзвакытында контрольгә алу, җинаятьченең эзенә төшү өчен тимерне кызуында сугу таләп ителә. Без Вазыйх Идиатулловичны зур тормыш һәм практик эш тәҗрибәсе туплаган эчке эшләр органы хезмәткәре буларак беләбез. Республиканың хокук саклау органнарында да ул күпләргә таныш. Лаеклы ялда булуына да карамастан район халкы һәм яшьләр арасында законлылыкны һәм хокук тәртибен пропагандалау буенча нәтиҗәле эш алып бара. Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбендәге полиция сыйныфында остаз буларак укучылар белән очраша, чыгышлар ясый. Бүлек ветераннары белән чаралар үткәрүдә дә актив катнаша”,- ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге ветераннары советы рәисе, отставкадагы милиция майоры Фарис Шакиров. Хезмәт иткән елларда аңа Төньяк Кавказ территориясендә террорчылыкка каршы операцияләрдә дә катнашырга туры килә. Вазыйх Сатдиновның күкрәген Россия һәм Татарстан Республикасының Дәүләт һәм Хөкүмәт бүләкләре бизи, алар арасында Эчке эшләр министрлыгы бүләкләре дә бихисап. 2003 һәм 2008 елда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә аңа “Җәмәгать тәртибен саклаудагы аерымлылыгы өчен” медаль һәм “Ватан алдындагы казанышлары өчен” икенче дәрәҗәдәге медаль ордены тапшырыла. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре, дигән мактаулы исемгә лаек була. Рәсемдә: юбилярны эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов, эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе Фарис Шакиров һәм ветераннарның район советы җитәкчесе Роберт Закиров юбилярны ихлас күңелдән котладылар.            

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International