“Тавыш бирү тыныч хәлдә, эш режимында бара. Сайлаучыларның активлыгы күзәтелә. Сәгать 12гә сайлауга килүчеләр күрсәткече 38,47 процент. Бу күрсәткеч 2012 елда Россия Президентын сайлаулардан (35,45 процент иде) һәм 2016 елда Дәүләт Думасына сайлаулардан да югарырак”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Татарстанның Аксубай, Арча, Әтнә, Балтач, Чүпрәле халкының активлыгын билгеләп узды.