Фестиваль-бәйге ике яшь төркеменә бүленеп, анда кече һәм урта төркем укучылары хореография, халык вокалы, талантлы гаилә, инструменталь ансамбль, вокал ансамбль, әдәби уку (проза, поэзия), “Туган ягым киңлекләре” фотоконкурсы, “Россия сувенирлары” ярминкәсе” номинацияләрендә көч сынашты.
Фестивальдә катнашучы конкурсантлар милли киемнәрдән, костюмнардан иделәр. Әйтергә кирәк, аларның һәркайсының чыгышы югары дәрәҗәдә булды. Кыскасы, дүрт сәгатьтән артык вакытка сузылган чыгышлардан һәркем ял итеп, күтәренке кәеф алды. Әлбәттә, жюрига да җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Чөнки конкурста катнашучылар бик күп иде, әмма һәр номинациядә бер генә җиңүче билгеләнде һәм бер Гран-при яулаучы булды.
“Хореография” номинациясендә Шланга урта мәктәбе укучылары коллективы җиңү яулады. “Туган ягым киңлекләре” номинациясендә Лиана Осипова (Зур Аксу урта мәктәбе) җиңү яулады, Ильсия Аббазова (Иске Кәкерле урта мәктәбе) исә Гран-прига ия булды. “Россия сувенирлары” ярминкәсендә” номинациясендә Рәмзия Җәлалтдинова (әни буларак катнашты, Иске Кәкерле урта мәктәбе) – җиңү, “Бисеринка” түгәрәге (Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы) Гран-при яулады. “Әдәби уку” номинациясендә кече төркемдә Жанна Сурская (Матак урта мәктәбе) – җиңүче, Арина Хәлилова (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе) Гран-прига ия булды. “Халык вокалы” – Дуэт” номинациясендә Кече Чынлы урта мәктәбенең “Ямьле” дуэты җиңү яулады. “Вокал ансамбль” номинациясендә кече төркемдә “Соловушки” төркеме (Хорновар-Шигали урта мәктәбе) – җиңүче, өлкән төркемдә “Туслах” төркеме (балалар сәнгать мәктәбе) – җиңүче, “Яз нуры” төркеме (балалар сәнгать мәктәбе) Гран-прига ия булды. “Инструменталь ансамбль” номинациясендә Болгар кызлары” төркеме (Иске Шәйморза урта мәктәбе) – җиңү, “Родничок” төркеме (Уби урта мәктәбе) Гран-при яулады. “Халык вокалы – соло” номинациясендә кече төркемдә Азалия Сабирҗанова, Гүзәл Низамова (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Василиса Павлова, Анастасия Логвиенко (Яңа Уби төп белем бирү мәктәбе), өлкән төркемдә Айгөл Абязова (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Анастасия Сердцева (Уби төп белем бирү мәктәбе), Валерия Юманова (Яңа Уби төп белем бирү мәктәбе) җиңү яуладылар.
Барлык призерлар да җиңүче Дипломнары, фестивальдә катнашучы калган конкурсантлар катнашучы Дипломнары белән бүләкләнделәр.
Фестивальга нәтиҗә ясап, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Алина Ахметова бәйгедә катнашучы конкурсантларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткереп, киләчәктә дә уңышлар теләде.
Фестиваль-бәйгедә җиңү һәм Гран-при яулаганнар апрель аенда Апаста үтүче зональ турда безнең район данын яклаячаклар. Аларга уңышлар телибез!