Иске Ишле авылыннан Раниль Мөхәммәтҗанов гаиләсе райондашларга бик рәхмәтле

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Табиблар аның бите, колаклары, башы, муены һәм бик күп кенә башка җирләренең 1, 2, 3 дәрәҗәдә пешүе диагнозын куйган иделәр. Ә Раниль гадәти бала, бары тик өлкәннәргә мунча кабызышырга ярдәм итәргә генә теләгән булган, әмма балалыгы белән ут белән бензин кушылмасының куркыныч булуын гына белмәгән. Бәхеткә, Ранильның 14 яшьлек абыйсы Ильмас энесенең яна башлавын күреп, тиз арада аның өстенә су сибеп ялкынны сүндерә һәм өйгә йөгереп кереп әти-әнисенә хәбәр итә. Шул вакытта йорттагы шау-шуны ишетеп күршеләре Тальгат Гафуров та йөгереп кереп җитә. Тальгат Гафуров үзенең шәхси машинасында Ранильны тиз арада район үзәк хастаханәсенә илтә. Биредә Ранильга тиз арада ашыгыч ярдәм күрсәтелә һәм икенче көнне вертолет белән Казан шәһәренә, республика пешкәннән тернәкләндерү үзәгенә озаталар аны табиблар. Ә Казан табиблары исә Мәскәү шәһәрендәге хастаханә белән сөйләшеп, Ранильга Мәскәү шәһәренә, Сперанский исемендәге пешкәннән тернәкләндерү үзәгенә дәвалануга барырга ярдәм итәләр. Дәвалану өчен исә 790 мең сум акча кирәк була.  Мөхәммәтҗановлар- күп балалы гаилә, аларның  дүрт баласы бар, иң кечкенәсенә дә нибары өч кенә яшь әле. Ранильның әнисе Евгения ул чорда декрет ялында бала белән утыра торган була, әтисе Илгиз исә “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасында охранник булып эшли. Әлбәттә, гаиләнең матди хәле бик авыр була, бик теләсәләр дә алар үзләре генә бу сумманы берничек тә таба алмаслар иде. Район, авыл халкы, оешмалар, мәктәпләр коллективлары бердәм булып ярдәм итә башлыйлар аларга.

-Күршебез Тальгат Гафуровның кызы Люция Гафурова иганәчелек фондына акча җыю өчен счет ачарга ярдәм итте, рәхмәтебез иксез-чиксез аларга. Авыл халкы да безнең хәлебезгә кереп, кем күпме булдыра алганча, акча җыйдылар. Мин гаиләм, балаларым исеменнән авыл халкына, аеруча Тугай, Гончаров урамнары халкына, рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Моннан тыш, Иске һәм Яңа Ишле авыллары, район мәчетләре дә акча җыеп тапшырдылар безгә. Район социаль яклау, район үзәк хастаханәсе коллективы акчалата да, киңәшләре белән дә ярдәм иттеләр. Райондагы “Арсенал” кибете хуҗасы Ринат Бикмухамедов зур суммада акчалата ярдәм күрсәтте. Район мәктәпләре җитәкчеләренә, укытучыларына ярдәмнәре өчен рәхмәтлебез. Аларның һәркайсына, шулай ук, район үзәк хастаханәсе баш табибы Илмас Шиһабетдиновка, аның урынбасары Иосиф Кукушкинга, Ранильны хастаханәгә китергәннән соң аның хәлен җиңеләйтү өчен күп көч куйган табибларга, шәфкать туташларына олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Тирә-яктагы авыллар халкы да безнең хәлебезне сорашып, ярдәм итәргә тырыша. Яңа Кәкерле авылыннан Наиләгә (кызганычка каршы фамилиясен белмим) дә рәхмәтләремне җиткерәсем килә ,-ди Ранильның әнисе Евгения.

Бүгенге көнгә кадәр Раниль сигез операция кичергән. Әмма сынаулар моның белән генә төгәлләнмәде әле. Әлегә Раниль борыны аша сулый алмый, шуңа да тиздән аңа тагын бер операция ясалырга тиеш. Бу уңайдан районда язгы игелек атнасы кысаларында “Игелекле ярминкә” үткән иде. Әлеге “Игелекле ярминкә” дә Раниль Мөхәммәтҗановка ярдәм итүне күздә тотып  оештырылган иде.

-Безнең хәлебезгә кереп шундый игелекле акция үткәрүләре өчен район администрациясе хезмәткәрләренә, район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаровка, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләренә, гомумән, район халкына чиксез рәхмәтлебез. Аларның һәркайсына исәнлек, хезмәтләрендә уңышлар телибез,-ди Ранильның әнисе.

Раниль белән Мәскәү шәһәренә операциягә әнисе Евгения дә барачак. Операция чыгымнарыннан тыш та әле аларга анда тернәкләндерү үтү чорында тору өчен акча кирәк булачак. Ярдәм кулы сузарга теләүчеләргә исә Евгениянең банк картасының номеры: 4276 6200 2178 1988.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International