Иске Чүпрәле күппрофильле лицейда “Нәүрүз чибәре -2018 “ бәйгесе үткәрелде

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Бүген   Иске Чүпрәле  күппрофильле  лицейда да  “Нәүрүз чибәре -2018 “ бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә 5 - 7 нче сыйныф кызлары көч сынашты. Кызларның бөтенесе дә уңган, зирәк,өлгер, тырыш, сылу, тапкыр булып чыкты. Кызларыбыз үзләренең бөтен осталыкларын күрсәттеләр.Алар тәмле итеп татар – халык ашларын да пешерәләр, кул эшенә дә осталар, матур итеп җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр.Чын татар кызлары менә нинди икән бит! Һәр кызыбыз мактауга лаек.  Алар төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар, грамоталар беләк бүләкләнделәр. Ә инде “Нәүрүз чибәре- 2018”  исеменә  5 нче сыйныф укучысы Хайртдинова Ландыш лаек булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International