ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

Үткән атнада Кама Тамагы районында Татарстан Республикасы беренчелегенә 2005-2006 елларда туучы яшүсмерләр арасында футбол буенча зонаара ярышлар узды.

Шушы көннәрдә балаларның ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгыту буенча эшләп килүче “Акчарлак” лагеренда дүртенче смена ачылды. Аны “Яшь коткаручы” дип атадылар. 


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 10 августында 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр район Башкарма комитеты бинасында (Иске Чүпрәле авылы, үзәк урам,13 йорт) Татарстан Республикасы  Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин чүпрәлеләрне кабул итә.


7
август, 2018 ел
сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, моннан берничә ай элек Чүпрәле районы ветеринария берләшмәсенә яңа УАЗ автомобиле базасында мобиль пункт кайткан иде. 

10 августта «Акчарлак» бассейны янындагы спорт мәйданчыгында “Физкультурачылар көне”нә багышланган чара узачак. 

2018 елның 17 августында 11.00 сәгатьтә район мәдәният йортында “Хокук марафоны” узачак.  

2018 елның 17 августында 13.00 сәгатьтән 15. 00 сәгатькә кадәр  район Башкарма комитеты бинасында (Иске Чүпрәле авылы, үзәк урам, 13 йорт)  ТР Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил  Татарстан Республикасы һәм район прокуратурасы белән берлектә чүпрәлеләрне  кабул итәчәк.

Чүпрәледә Россия юристлары Ассоциясенең Татарстандагы төбәк бүлеге тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге ачылды һәм  эшли башлады. Үзәкнең адресы:  Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 14 А, 13 кабинет (“Мои документы” күп функцияле үзәк бинасы).

Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты.


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

6 август кичен, 7 август төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, яшен вакытында 15-20 м/с кадәр җил булуы көтелә, кайбер районнарда боз явуы да ихтимал. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International