16 август төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, яшен вакытында җилнең көче 17-22 м/с кадәр җитәргә мөмкин, кайбер районнарда боз явуы ихтимал, дип кисәтә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.
Чүпрәле районы Иске Чокалы авылында гомер итүче Наҗия Хәсәнҗан кызы Сәлахова үзенең олы юбилеен – 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Аны сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Марат Гафаров озатып йөрде.
Район территориясендә күләмле 14 сулык бар. Әмма аларның берсе дә кешеләр коену өчен махсус таләпләргә җавап бирми. Бары тик халык хуҗалыгында файдалану өчен генә, әйтик, янгын куркынычы булган очракта һ.б. вакытта кулланыла.
14 август төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, яшен вакытында 15-20 м/с кадәр җил булуы көтелә, дип кисәтә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.
Соңгы елларда авыл бәйрәмнәре үткәрү матур традициягә әйләнде.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясендә ел саен август аеның икенче шимбәсендә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Районыбыз спортчылары да аны зурлап үткәрәләр. Быелгысында да әлеге бәйрәмдә дистәләгән спорт командасы катнашты.
10 августта районга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата вәкилләре эш визиты белән килделәр.
Үткән атнада Иске Элмәлеләрнең күптәнге хыялы чынга ашты: бу авылда да күпфункцияле үзәк ачылды.
Быел районда 200ләп бала беренче сыйныфка укырга керә.