Чүпрәленең тәртип саклаучылары хисап тотты

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

   Шушы көннәрдә Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2019 елга яңа бурычлар куйды. Район хакимиятендә узган киңәшмәдә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров һәм район суды рәисе Алсу Рәкыйпова катнашты. 

   Бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, 2018 елда район территориясендә 128 җинаять теркәлгән. Бу аңа кадәрге ел белән чагыштырганда 5,9 процентка азрак. Бүлек хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә барлык җинаятьләрнең 92,8 проценты ачылган (ТР буенча 62,1 %). Соңгы 15 елда бу иң югары күрсәткеч. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең дә 87,5 проценты ачылган (ТР буенча 57,4%). Әйтергә кирәк, җинаятьләрне ачу буенча бүлек соңгы елларда нәтиҗәле эшли. 2018 елгы күрсәткечләргә караганда, элек елларда җинаять эше буенча кузгатылган һәм туктатылып торган 11 җинаятьнең дә икесе фаш ителгән. Шәхескә каршы җинаять кылу да 13,6 процентка кимегән. Аларның да 76 процентка якыны ачылган, бу аңа кадәрге ел белән чагыштырганда да аз гына артыграк. Мондый төрдәге җинаятьнең иң күп очрагы (126) 2006 елда теркәлгән. Эчке эшләр органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге һәм шәхескә каршы җинаятьләрне ачу буенча күрсәткечләрне анализлаганда Чүпрәле районы буенча бүлек үз категориясендә бишенче урынны тота. “Без үткән еллардагы җинаятьләрне ачу белән эшне дәвам иттерәбез. 2017 елда шундый 3 җинаять ачылса, 2018 елда исә, 2 җинаятьченең эзенә төштек”, - ди бүлек начальнигы. Законсыз әйләнештәге утлы корал һәм сугыш кирәк – яраклары саклауның 3 очрагы теркәлгән. Район территориясендә наркотиклар буенча җинаять эше булмаган. Ә менә җәмәгать урыннарында 23 җинаять кылынган, бу узган ел белән чагыштырганда 91,7 процентка артык (былтыр 12 очрак теркәлгән). Әлеге күрсәткеч барлык җинаятьләрнең 18 процентын тәшкил итә. Аларның 85 проценты ачылган. Урамнарда кылынган 17 җинаять теркәлгән. Балигъ булмаганнарга карата кузгатылган җинаять эшләре дә 33,3 процентка кимегән. Җинаять кылуларның күп өлеше эчкечелек белән бәйле. Район җирлегендә исерек килеш кылынган җинаятьнең 51 очрагы теркәлгән, бу узган елга караганда ике очракка артыграк. Административ күзәтүгә алынган кешеләр белән даими эш алып баралар. Аларга карата максималь күләмдә чикләүләр билгеләнгән. Административ күзәтүдән тайпылган яисә билгеләнгән чикләүләрне үтәмәгән 3 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. 
   “2018 елда район территориясендә 7 юл – транспорт һәлакәте булды. Ни кызганыч, аларда 9 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алды. Шуны да искәртим, алдагы ел белән чагыштырганда юл – транспорт һәлакәтләре 53,3 процентка кимеде. Максатчан федераль программа күрсәткечләре үтәлде”, - ди Рөстәм Искәндәрович. 

   2018 елда бүлек тарафыннан электрон төрдә дәүләт хезмәтләре күрсәтү дәвам иткән. Алдагы елга караганда әлеге төрдә гаризалар кабул итү күрсәткече 96,3 процентка арткан. “Без районда иҗтимагый – сәяси хәлнең тотрыклы булып калуы өчен барлык дәрәҗәдәге хөкүмәт органнарына халык ышанычын арттыру буенча туктаусыз эш алып барырга тиешбез. Әлеге тотрыклылыкны саклау һәм халыкның иртәгәсе көнгә ышанычын аклауны төп буручыбыз дип саныйм”, - дип ассызыклады бүлек башлыгы.

   Полиция хезмәткәрләре алдында Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров һәм район суды рәисе Алсу Рәкыйпова да чыгыш ясадылар. Алар эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең эшен тагын да активлаштыру буенча үз фикерләрен әйттеләр. “Районда җинаятьчелекнең кимүе сезнең тынгысыз хезмәтегезгә бәйле, рәхмәт барыгызга да. Әмма ирешелгәннәр белән тынычланырга ярамый. Безнең район Россия Федерациясенең ике субъекты белән ызандаш урнашкан. Шуңа күрә профилактик чаралар үткәрү белән даими эшләргә кирәк”, - диде район башлыгы Марат Ринатович. Аннан соң ул ирекле халык дружиналарының эшен йомшартмаска кирәклеген дә әйтте. 

  Утырыш ахырында 2018 елда фидакарь хезмәт күрсәтеп, служба эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешкән Алмаз Вәлиев, Әмир Әхмәдов, Фәнис Дамаев, Ранис Латыйпов, Фидарис Мөшәрәпов, Илнар Сөләйманов һәм Алик Якуповка Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International