Асия әби шатлыгы

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

   Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов тыл хезмәтчәне Асия Нургали кызы Сәйфетдинованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

   Асия Сәйфетдинова Кече Чынлы авылында туа. Күп балалы гаиләдә үсә ул, сигез бала булалар алар. Әтиләре һәм абыйлары ил азатлыгы өчен фронт кырларында ятып калалар.

   Сугыш елларында Асия әби өлкәннәр белән көн - төн кырда эшли, окоп казырга да, урман кисәргә дә йэри. Соңгысында, хәтта, ике ел буе хезмәт куя.

   Авылдашы Сәгыйтькә кияүгә чыгып, алты бала үстерәләр. Сәйфетдиновларның барлык балалары да туган авылда төпләнеп калалар. Алай гына да түгел, бер урамда туган - күршеләр булып, гөрләшеп яшиләр. 

   Асия апа исә туган нигезендә улы Рәис белән килене Земфира тәрбиясендә гомер кичерә.

   - Бүгенге кеннең рәхәтен тормыш иптәшем генә күрә алмады, ун ел элек "ташлап китте" безне, - ди ул.

   Асия әбигә улын югалту хәсрәте дә күрергә туры килә.

  Кунаклар юбилярга сәламәтлек, аяз, бәхетле көннәр теләделәр. РФ Президенты исеменнән котлау хаты һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International