2019 елның 5 гыйнварында Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2019 елның беренче парын теркәү тантанасы узды.
Бу елның беренче гаилә документын – язылышу турында таныклыкны Камараевларга: Рузил һәм Рузиләгә тантаналы шартларда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов тапшырды.
Бәхетле яшь парларга Айрат Җәлалов гаиләләренең озын гомерле булуын, үзара аңлашып яшәүләрен, нык мәхәббәт теләде. Никахларын теркәү турында таныклык белән бергә район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.