Синоптикларның фаразлары буенча, 5 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә аязучан болытлы һава көтелә.
"Созидание" яшүсмерләр клубыннан Яковлева Алисə Буа шəһəрендə узган «Талантлар салават күпере» халыкара сəнгать конкурсында катнашты.
Районының барлык авыл җирлеге башлыклары 2019 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2020 елга планнар билгеләделәр
Татарстан Республикасының һәр районы, шул исәптән чүпрәлеләр дә үзләренең шундый якташлары-геройлары белән горурлана.
31 гыйнвар көнне районыбызның татар әдәбиятын, татар сәнгатен сөючеләре район үзәгендәге балалар иҗат йортында үзенең “Тузган торактан күчкәндә», «Яңа елда бергә булыйк», «Кешечә яшик», «Китәм димә», «Яланаяклы кыз», «Ерактагы йолдызым», «Сөю көтә йөрәк», “Ышанасы килә», «Бәхетлеме син?», Язмышлардан узмыш юк”, «Кияү балакай», «Сөюләрем сине хак минем», «Уеннан уймак» һәм «Нәгыймә» исемле кинолары белән милләттәшләребезгә яхшы таныш булган телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы, ТРның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Мөхәммәтҗан кызы Җамалиева һәм күп кенә шигырьләр, прозалар җыентыгы авторы Равилә Шамил кыз Шәйдуллина белән очраштылар.
Иске Чүпрəле авылының үзəк боз мəйданчыгында Татарстан Республикасы хоккей федерациясе Елена һəм Геннадий Тимченко хəйрия фонды белəн берлектə һəм Россия хоккей федерациясе ярдəме белəн «Əтине, əнине һəм хоккейны яратам» дип исемлəнгəн гаилə спорты фестивале үткəрде.
1 февраль көнне Ульяновск шәһәренең Засвияжск районында Татар теле һәм мәдәнияте көне узды. Анда Марат Гафаров җитәкчелегендәге Чүпрәле районы делегациясе катнашты.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һəм Чүпрəле районының 90 еллыгын лаеклы каршылау кысаларында Чүпрəле районының «Алтын Барс» боз аренасында Илдар Хəлиуллов истəлегенə багышланган, Чүпрəле муниципаль районы Башлыгының Күчмə Кубогына һəм призларына алкалы хоккей буенча ХХIII ачык районара турнир узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” X Республика яшьләр форумына заявкалар кабул итә башлау турында хәбәр итә.
30 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерлары эшчәнлегенең актуаль проблемаларына багышланган семинар узды.