Чүпрәлеләр Ульяновск шәһәрендә Татар теле һәм мәдәнияте көнендә чыгыш ясадылар

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

  1 февраль көнне Ульяновск шәһәренең Засвияжск районында Татар теле һәм мәдәнияте көне узды. Анда Марат Гафаров җитәкчелегендәге Чүпрәле районы делегациясе катнашты.

   Татар халкының милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре буенча үзенчәлекле бәйрәм мәйданчыгы итеп яңартылган «Төзүчеләр» мәдәният йорты (Ефремов ур.,5) сайланган иде. 
   Ульяновск халкына традицион рәвештә татар милли ризыклары тәкъдим ителде. Бәйрәм кунакларын шулай ук танылган язучы Зифа Кадыйрованың китаплары күргәзмәсе, милли көрәш буенча мастер-класс һәм "Туган телебезне беләбезме?" дигән викторина каршы алды.
   Чүпрәле районының иҗат коллективлары бәйрәм кунакларын үзләренең биюләре һәм җырлары белән шатландырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International