Синоптикларның фаразлары буенча, 5 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин. Көндез урыны белән буран.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән, тизлеге секундына 6-11 метр, көндез урыны белән 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә минималь һава температурасы -6..-8, көндез максималь һава температурасы -2..4 градусны тәшкил итәчәк.
Юлларда көчле бозлавык, игътибарлы булыгыз.