ГАИЛƏЛƏР ХОККЕЙДА ЯРЫШТЫ

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Иске Чүпрəле авылының үзəк боз мəйданчыгында Татарстан Республикасы хоккей федерациясе Елена һəм Геннадий Тимченко хəйрия фонды белəн берлектə һəм Россия хоккей федерациясе ярдəме белəн «Əтине, əнине һəм хоккейны яратам» дип исемлəнгəн гаилə спорты фестивале үткəрде.Əлеге фестивальнең моңарчы безнең җирлектə үткəрелгəне юк иде. Аны быел «Игелекле боз» программасы һəм «Игелекле ишегалды» проекты кысаларында уздырып, илдə хоккейны һəр бала өчен кулай итүгə багышладылар. Фестивальне ачып, район Башлыгы Марат Гафаров: «Бүген бездə зур хоккей бəйрəме, ул Чүпрəледə беренче тапкыр уза. Фестиваль чынлап та гаилə спорты бəйрəме булсын өчен без кулдан килгəннең барысын да эшлəдек. Спорт һəм хəрəкəтлəнү кешене көчлерəк һəм чыдамлырак, уңышлы һəм бəхетле итə. Ə спортта бары тик көчле һəм максатчан кеше генə зур нəтиҗəлəргə ирешə
ала», - диде. Бозга өчəр кешедəн торган командалар – балалар һəм аларның əти-əнилəре чыкты.       Уеннар хоккей кырының өчкə бүленгəн тигез мəйданчыкларында Олимпия системасы буенча узды, ягъни җиңелүчелəр ярышлардан төшеп калды. Уеннар кече яшьтəге мəктəп балаларына, егетлəргə һəм кызларга, əнилəргə һəм əтилəргə хоккей рухын тоярга мөмкинлек бирде.

  Гаилə бəйрəме барышында шулай ук киез итеклəрдə хоккей ярышлары, капкага һəм боҗрага туп кертү буенча төрле спорт эстафеталары узды. Хоккей турнирының барлык дивизионнары медальлəр, ə җиңүчелəр кубоклар һəм медальлəр белəн бүлəклəнде. Фестиваль ахырында Татарстан Республикасы хоккей федерациясеннəн истəлекле бүлəклəр тапшырылды, лотерея уйнатылды. Ə менə иң кыйммəтле
отыш – телевизор Чуваш Чүпрəлесе авылында яшəүче Дмитрий Михайловка элəкте. Спорт бəйрəмендə
катнашучылар өчен кыр кухнясы эшлəде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International